Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Туган тел көненә әзерлек бара


26 апрель – Туган тел көне. “Мин татарча сөйләшәм” акциясеннән башкортлар һәм чуашлар да үрнәк ала. Казанда да традицион чаралар узачак.

Оештыручылар якшәмбе булганга, Габдулла Тукай туган көне уңаеннан уздырылачак чараларга кеше күбрәк килер дип өметләнә.

“Көннәрне җылытып җибәреп, халык бакчага гына китәргә мөмкин. Татар халкы эшчән бит ул. Бәйрәмнең күрке – халыкта шул, күпләп килсеннәр иде”, ди Татарстан министрлар кабинетының телләр үсеше бүлеге мөдире Фирая Шәйхиева.

Аның сүзләренчә, туган тел көне уңаеннан мәктәпләрдә, мәдәният йортларында күп чаралар уза инде. Һәм Татарстанда гына түгел, ә чит төбәкләрдәге милләттәшләребез дә әлеге чарага зур игътибар бирә.

“Мисал өчен Свердлау өлкәсендә “Татар теленә - мәдһия” дигән чараны уздыру өчен бик күп китаплар җибәрдек. Беррәттән алар “Татар китабы” бәйрәмен дә уздыра. Шулай ук Оренбурда 5 көнлек семинар булды. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән татар теле укытучылары җыелган иде. Болар барысы да Тукай туган көне уңаеннан оештырыла”, диде Шәйхиева.
Фирая Шәйхиева


Әмма төп бәйрәм – 26 апрель көнне Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр кую, шигърият бәйрәме, Тукай бүләген тапшыру, Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздыруны үз эченә ала.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе дә традиционга әйләнде бит инде. Шул уңайдан яшьләр татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү өчен имзалар җыю эшенә кереште. Киләсе елда бу бәйрәмгә яңалыклар кертергә уйлыйбыз. Ул хакта сөйләшү булды инде”, ди Шәйхиева.

Ул төрле конференцияләргә караганда “Мин татарча сөйләшәм” кебек акцияләр аша кеше күңелен күбрәк җәлеп итеп була дигән фикердә тора. Әлеге акция инде Русиянең төрле төбәкләрендә уза. Татарстанга якын булганнары 26 апрель көнне Казанга да киләчәк.

Әйтергә кирәк, Татарстан яшьләреннән үрнәк алып, инде башкортлар - “Мин башкортча сөйләшәм”, чуашлар - “Мин чуашча сөйләшәм” чараларын да оештыра башлаган.

“Бу шулай ук игътибарга лаек”, ди Шәйхиева.
XS
SM
MD
LG