Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Гуантанамода яңача хөкемне игълан итә


АКШ президенты Барак Обама җомга көнне Гуантанамо төрмәсендәге тоткыннарны хөкем итү эшен яңарту турында игълан итәчәк.

Хәрби мәхкамәләр яңа юридик кагыйдәләр нигезендә үтәчәк. Гаепләүчеләр рәхимсез сорау алу ысуллары ярдамендә алынган дәлилләрне мәхкамәдә куллана алмаячак.

Дҗордҗ Буш хакимияте чорында хокук яклаучылар хәрби мәхамәләрнең террорчылыкта гаепләнүчеләр хокукларын бозуын каты тәнкыйтьләп килде.

Обама хакимияткә киләү белән ул мәхкамә эшләрен туктатты.
XS
SM
MD
LG