Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат бәйрәме итәге киселгән


Быел елдагыча Бауманда “СМИшная улица” бәйрәме үткәрелмәячәк. Шулай да журналистларны Дәүләт Шурасында һәм “Корстон” үзәгендә олылаячаклар.

Русия журналистларына бәйрәм итергә генә булсын. Ел дәвамында алар һөнәри бәйрәмнәрен ким дигәндә 5 тапкыр үткәрә. 13 гыйнвар - Русия матбугаты көне, 5 май - “Правда” газеты чыккан - СССР матбугат көне кебек истә калган, 7 майда радио журналистлары бәйрәме, 8 сентябрь – журналистларның халыкара бердәмлеге һәм 19 май – Татарстан матбугаты көне.

Узган елларда бу көнне республикада шау-гөр килеп каршы алдылар. Казанның Бауман урамында “СМИ-шные улица” дигән чараны үткәрү дә гадәткә кергән иде. Яңгыр, кар яуса да, буран, кояш булса да журналистлар үз-үзләрен тәкъдим итеп күңел ачты. Быел урам йөрешләре булмый. Белгечләр моны беренче чиратта кризиска бәйләде, әлбәттә. Артык хискә бирелүчәннәр исә, һава торышларының начараеп китүен искә алды.

Журналистлар үзләре “СМИ-шные улица”ның булмау сәбәпләрен белми. Сорау биргәч “Татмедиа” агентлыгына төртеп күрсәтә. Анысын да аңлавы кыен, әллә “Татмедиа” агентлыгынан, әллә ачык акцианерлык җәмгыятеннән сорарга. Чөнки бу идарә бит икәү. Әлеге чараларны үткәрүдә Татарстан журналистлары берлеге дә катнашып калырга тырыша.

“Татмедиа” агентлыгы хезмәткәре Оксана Багаева бәйрәмнең ничек узачагы турында болай диде.

“Быел матбугат көне һәр елдагыча, урамда узмый. Моның сәбәпләре юк. Оештыручылар быел шулай үткәреп карарга булган. Зур тантана чарасы – медиафорум исә, “Корстон” күңел ачу үзәгендә узачак. Шулай ук бәйрәм көнне мәгълүмат чаралары башлыклары Дәүләт Шурасына җыела. Шул ук көнне “Бәллүр каләм” ияләре дә билгеле булачак”, ди Оксана Багаева.

Бәллүр каләмнән бер адымда булучыларга килгәндә, аларның исемнәре билгеле.

Бәйгедә “Китап авторы - журналист” , “Журналистикада исем”, “Район, шәһәр газетасы”, “Туган тел”, “Интернет ММЧлары” һәм башка номинацияләр бар.

Мәсәлән, “Журналистикада исем” бүлегендә Миләүшә Айтуганова, Римма Әхмәтова, Алсу Хәсәнова, Ләйсәнә Сәдретдинова, Азат Ахунов кебек журналистлар көч сынаша.

Татарстанда матбугат көне булса да, журналистларда бәйрәм кәефе юк. “Матбугат.ру” сәхифәсе башлыгы Данил Сәфәров бу күренешне болай аңлатты:

“Соңгы елларда Татарстанда матбугат бәйрәмен үткәрү гадәткә керде. Аны мин журналистларның сабантуе дип тә атар идем. Акча булмауга гына карап, авылларда бит барыбер бәйрәм итмичә калмыйлар. Матбугат көнен дә урамда үткәрмәүнең сәбәе кризиска бәйле түгелдер. Шул ук вакытта кризис бөтенләй тәэсир итми дип тә әйтеп булмый. Кайбер оешмаларга керсәң, хезмәткәрләр акчаны артык әрәм итмәс өчен битнең ике ягына да язып утыра. Мондый күренешләр әлбәттә журналистларның кәефен төшерә”, ди Данил Сәфәров.

"Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире урынбасары Илдар Миргалимов та бәйрәм алды булуга карамастан, татар журналистикасының бүгенгесен тискәре бәяли. “Матбугат көне алдыннан уйланулар” язмасында ул “бүгенге көндә матбугатның күпчелеге хакимияткә хезмәт итә”, ди.

“Минемчә, татар матбугаты бүген илдәге сәяси вәзгыятьнең бер өлеше һәм ул сәясәткә ничек кирәк шулай яраклаша. Советлар берлеге заманында сәясәттә бер фирка булган төсле, матбугатта да һаман бертөрлелек булды. 90нчы елларда матбугат бераз иреген сулап алды. Әмма соңгы елларда матбугат янә сәясәтнең көчле тәэсирен сизә башлады. Без аерым бер газетаны үзгәртү, яхшырту турында сүз алып бара алабыз, әмма бу мәгънәсез. Билгеле бу писсимистик караш, ләкин татар матбугатының чынбарлыктагы халәте”, ди Илдар Миргалимов.

Ирекле журналист Данил Сәфәров исә, Миргалимов белән килешми. Аның фикеренчә бүген матбугатта азмы-күпме иреклек бар.

“Минемчә, цензура күбрәк кешенең эчке цензурасына кайтып кала. Матбугат чаралары белән хакимият кенә идарә итә дип әйтеп булмый. Чөнки аларның барысы да дәүләтнеке түгел. Шул ук вакытта дәүләт оешмаларының дәүләтнеке булмаган мәгълүмат чараларын санламау күренеше бар. Бу күренеш күңелне борчый”, ди Сәфәров.

Ничек кенә булмасын 19 май матбугат бәйрәме һәм журналистлар аны бәйрәм итергә җыена. Бу бәйрәмнең итәге киселгән булуы да кайберәүләр өчен гадәти хәл.
XS
SM
MD
LG