Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия парламент сайлады


Цхинвали – Көньяк Осетиядә бүген парламент сайлау үтте. Үзәк сайлау комиссия рәисе Белла Плиева сәгать көндезге икегә сайлаучының 60% тавыш бирде дип хәбәр итте. Димәк, сайлау үткән санала.

Тәртип бозлулар турында хәбәр ителми.

Парламенттагы 34 урын өчен 4 партия көрәшә. Президент Эдуард Кокойтыга оппозициядә торган сәясәтчеләр сайлаудан читләтелүләре турында белдерде.

Ун ай элек булган Грузия сугышыннан соң рәсми Мәскәү Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныган иде.

Грузиянең интеграция министры Темур Якобашвили бүгенге сайлауны "җитди булмаган гамәл" дип атады.
XS
SM
MD
LG