Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Европаның социаль хартиясен кабул итте


Русия президенты Дмитрий Медведев Европаның социаль хартиясен ратификацияләү турындагы канунны имзалады. Бу документны парламентның ике пулаты да кабул итте.

Европаның социаль хартиясе нигезендә кешеләрнең социаль хокуклары тәэмин ителүе контрольгә куела.

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары “Төбәк телләре һәм азчылык телләренең Европа хартиясен” раслауны сораган мөрәҗәгать кабул иткән иде. Бу документ Русия Думасына җибәрелде. Аның расланачагына күпләр шикләнеп карый.
XS
SM
MD
LG