Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ислам башкаласы һәм шәһәрләре оешмасы утырышы узачак


16-18 июнь көнне Казанда ислам башкаласы һәм шәһәрләре оешмасы идәрә шурасының 27-нче утырышы узачак. Русия күләмендә әлеге чара беренче тапкыр оештырыла.

Анда барлыгы 300ләп кеше катнашыр дип көтелә. Казан шәһәре думасының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге хәбәр итүенчә, алар арасында 25 мэр һәм ислам башкалалары һәм шәһәрләре губернаторлары бар.

Чара кысаларында әлеге оешмага кергән әгъза-шәһәрләр үз казанышлары турында күргәзмәләр оештырачак. Моннан тыш, эшлекле утырышлар, аерым ил җитәкчеләренең очрашулары, төрле фикер алышулар каралган.

Казан 1992 елдан бирле ислам башкаласы һәм шәһәрләре оешмасы әгъза-күзәтүчесе булып тора.

Әлеге халыкара хөкүмәттән бәйсез оешма 1980 елда Ислам конференциясе оешмасы әгъзасы буларак барлыкка килә. Аның үзәк фатиры Мәккә шәһәрендә, ә генераль секретариаты – Җиддәдә урнашкан.

Ислам башкаласы һәм шәһәрләре оешмасы идәрә шурасының утырышы елына бер тапкыр анда әгъза булып кергән илдә уздырыла. Монда финанс, оештыру мәсьәләләре карала.
XS
SM
MD
LG