Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов киңәшчесе "Бердәм Русия"не тәнкыйтьли


Башкортстан президенты киңәшчесе Сергей Лаврентьев Мортаза Рәхимовны "Бердәм Русия" фиркасенең "терәге" һәм "иң зур байлыгы" дип атады. Бу хакта ул "Бердәм Русия"нең югары шурасы рәисе Борис Грызловның фиркане тәнкыйтьләгән Мортаза Рәхимовның партиядән куылмаячагын белдергәннән соң әйтте.

Лаврентьев президентның ватандашлар җәмгыяте эшләре өчен җаваплы киңәшчесе. "Бердәм Русия"нең Рәхимов әңгәмәсенә реакциясе ашыгыч, тискәре һәм нәтиҗәсез," диде ул.

Лаврентьев "Бердәм Русия"гә купшы чараларда һәм телевидениедә матур чыгышлардан арынып чынбарлыкта "халык белән эшләгән кешеләрнең сүзенә колак салырга" киңәш итте.

Рәхимов киңәшчесе "төбәкләргә кагылган карарларны андагы чын тормышны белмәгән кешеләр кабул итә", диде.
XS
SM
MD
LG