Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия, Бразилия, Һиндстан, Кытай саммит үткәрде


Дөньяның иң зур тәрәккый итүче илләренең җитәкчеләре Екатеринбурда очрашып Кушма Штатларга бәйлелекне киметү, имиyлек һәм үзара сәүдәне арттыру турында сөйләште.

Русия, Бразилия, Һиндстан һәм Кытай җитәкчеләре халыкара финанс оешмаларын үзгәртеп корырга, БМОны нык үзгәртеп Бразилия белән Һиндстанга анда зуррак роль бирергә, акчаның бәясен тотрыклы итәргә чакырды.

Бу 4 илгә дөнья икътисадының 15 проценты туры килә.

Русия президенты Дмитрий Медведев резерв акчалары, шул исәптән АКШ доллары үз вазыйфаларын үтәми дип вәзгыятьне үзгәртергә чакырды.
XS
SM
MD
LG