Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушма Штатлар хәрбиләре Әфганстанда 26 тыныч кешенең үлүен раслады


Кушма Штатлар хәрби идәрәсе май аенда Әфганстанның көнбатышында американ һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә, 26 тыныч кешенең үлүен раслады. Шул ук вакытта хәрбиләр әлеге санның күбрәк булу ихтималлыгын да кире какмый.

Җомга көнне АКШ үзәк хәрби идәрәсе яңадан уздырыган тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Әфган хакимияте 4 майдагы һава һөҗүмендә 140 тыныч кеше үтерелде дип белдерә.

Күп кешеләрнең үлүе Кабул белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенәйтүгә китергән иде.
XS
SM
MD
LG