Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Зур-8” климат һәм сәүдә турында сөйләшә


Италиянең Аквила шәһәрендә “Зур-8” җитәкчеләре очрашуы дәвам итә. Бүген җыенның көнтәртибендә һаваның җылынуын киметү һәм халыкара сәүдәне үстерү кебек мәсьәләләр тора.

Чәршәмбе көнне “Зур-8” утырышында 2050 елга япма газларны 50%тан 80%ка кадәр киметү турында килешенде. Икътисадлары үсештә булган дәүләтләр япма газларны кыскартуга каршы чыга һәм моның өчен алга киткән илләрдән өстәмә финанс ярдәм сорый.

Бүгенге утырышта халыкара сәүдәдә АКШ долларын куллану-кулланмау мәсьәләсе дә карала.
XS
SM
MD
LG