Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Пхеньяннан кайтып китте


АКШның элекке президенты Бил Клинтон һәм АКШның ике журналисты Төньяк Кореядан китте, дип хәбәр итте мәгълүмат чараларына Клинтонның матбугат вәкиле.

Аның әйтүенә караганда, Бил Клинтон азат итүгә ирешкән ике журналист Лора Лин һәм Юна Ли Лос Анжелеска өйләренә кайта.

Бил Клинтон Пхеньянга сәфәре барышында, Төньяк Кореяда март аенда тоткарланган ике журналистның азат ителүенә ирешә алды. Аларны КНДР һәм Кытай арасындагы чикне канунсыз үтүдә гаепләделәр.

Бил Клинтон Корея башлыгы Ким Чен Ир белән очрашты.

Сишәмбе көнне Төньяк Корея башлыгы журналистларны ярлыкау карарын кабул итте, дип хәбәр итте рәсми чыганаклар.

Бил Клинтон журналистларның гамәлләре өчен гафу үтенде, дип хәбәр ителә.

АКШ Дәүләт Департаменты Бил Клинтон Пхеньянга рәсми төстә бармады, диде.
XS
SM
MD
LG