Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Грузиянең Көньяк Осетиягә яңадан һөҗүм итүе ихтимал


Русия премьер-министры Владимир Путин, Грузиянең яңадан Көньяк Осетиягә һөҗүм итүе ихтималы юк түгел, диде.

"Грузиянең хәзерге җитәкчелеге белән бернинди ихтималлыкны да исәптән чыгарырга ярамый. Әмма моны эшләү күпкә авыррак булачак", диде ул.

Бу хакта Владимир Путин бүген Көньяк Осетиядәге сугышның бер еллыгы уңаенан журналистлар сорауларына җавап биргәндә әйтте.

"Августтагы вакыйгалар аларны, көч кулланып сөйләшүнең мәгънәсез булуына өйрәтергә тиеш иде", диде премьер-министр.

Бүген төрле илләрдә Грузия-Русия низагының бер еллыгына, һәлак булганнар истәлегенә багышланган чаралар үтә.
XS
SM
MD
LG