Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведевнең Ющенкога җибәргән хатына АКШтан җавап


Русия президенты Медведев күптән түгел Украина президентына ачык хат җибәреп, бу илне НАТОга керергә тырышу һәм Грузиягә корал ярдәме күрсәтү кебек төрле гамәлләрдә гаепләп, Русия илчесенең Украинага баруын кичектерәчәген белдергән иде.

АКШ Русиянең бу хатына карата ясаган белдерүендә, ике якын күрше ил арасында мондый хәлнең кабул ителгесез булуын әйтте.

АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Филип Кроули бу мәсьәләгә карата ясаган белдерүендә, Украинаның үз страгиясен билгеләү хокукы булуын әйтте.

"Украина белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр яхшы булырга тиеш. Ләкин шул ук вакытта Украинаның үз юлын сайлау хокукы бар. Әгәр ул үз юлын сайлый икән, НАТО әгъзасы була ала. Без аны якларбыз", Кроули.

Украина президенты Виктор Ющенко ярдәмчесе Вера Ульянченко кичә Медведевнең бу хатынын ачу белән язылуын һәм Русиянең элекке империя комплексы белән дошманчылык кылуын әйтте.
XS
SM
MD
LG