Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан галимнәре хезмәттәшлекне арттырмакчы


Татарстан фәннәр академиясе башлыгы Әхмәт Мәсгәров Башкорстанга сәфәргә китте. Ул Башкортстан Фәннәр академиясе җитәкчелеге, академик институтлар вәкилләре белән очрашты.

Игътибар үзәгендә ике академиянең нефть һәм газ, медицина, авыл хуҗалыгы, авыр нефтьне транспортлау һәм һуманитар фәннәр өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләре торачак.

Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яклар хезмәттәшлекне арттырырга килешкән, кризис чорында академияләрне реформалау турында фикер алышкан.

Башкортстан һәм Татарстан вәкилләре галимнәрнең хезмәттәшлеге ике республиканың дуслыгын ныгытыр дигән өмет белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләре.
XS
SM
MD
LG