Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда милиция хезмәткәре үтерелгән


Грозный – Бүген Чечня башкаласында бер милиция хезмәткәре үтерелгән. Республиканың эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, билгесез кеше милиция лейтенанты Мөслим Йосыповка берничә тапкыр атып, аның коралын алып киткән.

Һөҗүм милиция хезмәткәре яшәгән йорт алдында ясалган. Йосыпов алган яралардан шунда ук үлгән.
XS
SM
MD
LG