Төркиянең көнбатыш өлешендә су басулар башланды. Соңгы хәбәрләргә караганда 30 кеше һәлак булган, 100е төрле җәрәхәтләр алган, дистәләгән кеше хәбәрсез югалган диелә.
Су басуның сәбәбе - көчле яңгырлар.
Истанбул шәһәренең кайбер районнары тулысынча су астында калган. Шәһәрара юллар, күперләр җимерелгән. Соңгы 80 елда бу Истанбулда булган иң зур су басу очрагы. Урыны белән су биеклеге 4 метрга җитә, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте.
Су басу сәбәпле Төркиядән Греция белән Болгарстанга бара торган юллар да ябык. Төркия метеорология хезмәте вәкилләре яңгырларның чәршәбе дә дәвам итәчәген әйтә. Су басу китергән зыян тагын да зуррак булырга мөмкин.