Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО: Грузия һәм Украина оешмада әгъза булачак


НАТО генераль-секретаре Андерс Фог Расмуссен Грузия белән Украина беркөн НАТО әгъзасы булачак дип тагын бер мәртәбә ышандырды.

Былтыр Бухарест саммитында НАТО бу ике илне киләчәктә әгъза итеп алырга вәгъдә иткән иде.

Расмуссен бу вәгъдә гамәлдә кала, әмма әле аларның берсе дә тиешле шартларны үтәмәде диде.

НАТО нәкъ шуның өчен Русия белән сөйләшергә тели, үзенең яңа әгъзалар кабул итү сәясәтенең Русиягә каршы юнәлделерлмәвенә ышандырырга тырыша диде.
XS
SM
MD
LG