Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алты ил вәкилләре Иран атом программасын тикшерә


Алты илнең тышкы эшләр министрлары Иран атом программасы турында сөйләшә. Очрашуда Британия, Кытай, Русия, АКШ һәм Германиянең рәсми вәкилләре катнаша. Очрашу Нью-Йоркта үтәсе БМО Гомум мәҗлесе утырышы кысаларында үтә.

Элегрәк Иран атом программасы кысаларында эшне дәвам иттерү турында игълан иткән иде. Сүз центрифугаларны сынау турында бара. Алар уран баетуны тизләтергә мөмкин.

1нче үктәбердә Женевада Иран һәм алга киткән дөнья илләре арасында сөйләшүләр үтәргә тиеш. Анда илнең атом программасын туктатырга теләмәгәне өчен, Тәһрәнга яңа чикләүләр кертү мәсьәләсе дә тикшерелергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG