Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химиядә Нобель бүләге ияләре игълан ителде


Химия өлкәсендә 2009 елның Нобель бүләге күзәнәкләрнең бер өлеше булган рибосомнарны өйрәнгән галимнәр төркеменә тапшырылды.

Бүләккә американнар Венкатраман Рамакришнан һәм Томас Стейц, шулай ук Израил ватандашы Ада Йонат лаек дип табылды.

Швециянең патша фәннәр академиясе белдерүендә, галимнәр ясаган ачыш төрле авыруларны дәвалаучы антибиотиклар ясарга ярдәм итәчәк, диелгән.

Бу атнада медицина һәм физиология, физикада Нобель бүләген алучыларның исемнәре игълан ителде.
XS
SM
MD
LG