Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурят министры Сюсюра тоткарланган


Бурят республикасының Эчке эшләр министры Виктор Сюсюра тоткарланган. Ул котрабанда турындагы тикшерү эше кысаларында кулга алынган, дип хәбәр ителә. Аның эш бүлмәсендә һәм фатирында тентүләр үткәрелгән.

Министр Сюсюра Лефортово төрмәсенә ябылган, дип хәбәр итә Русия эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге.

Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев ул җитәкчләгән тармакта канун бозучы, ришвәт алучы җитәкчеләрдән арыну кампаниясен башлау турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG