Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа баш архитектор билгәнде


Казан шәһәр архитектура и төзелеш идарәсе башлыгы булып Владимир Фомин билгеләнде. Ул башкарма комитет рәисе урынбасары вазыйфасын да саклап калды.

Шәһәрнең баш архитекторы урынына Татьяна Прокофьева билгеләнде. Ул моңа кадәр Казан шәһәр башлыгының архитектура мәсьәләре киңәшчесе булып эшләде.

Казан шәһәр башлыгы яңа билгеләнгән җитәкчеләр алдына шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсенә яңа сулыш өрү максатын куйды.

Татьяна Прокофьеваның АКШта халыкара төзелеш ширкәтләрендә эшләү тәҗрибәсе бар. Ул чыгышы белән Казаннан.

Владимир Фомин Чистай каласында туып үскән, Түбән Камада төрле җитәкче урыннарда эшләгән.
XS
SM
MD
LG