Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия СТАРТ килешүе сөйләшүен яңарта


Русия тышкы эшләр министрлыгы АКШ белән Стратегик һөҗүм коралларын чикләү килешүен (СТАРТ) яңарту сөйләшүләре 9 ноябрьдә башланачак дип белдерде.

1991 елда төзелгән бу килешүнең мөддәте бу елның декабрендә чыга.

Июль аенда АКШ президенты Барак Обама белән Русия президенты Дмитрий Медведев гомуми килешүгә ирешкәннән соң, тарафлар яңа килешүнең аерым өлешләре белән җентекләбрәк шөгыльләнә башлады.

19-30 октябрьдә Женевада үткән сөйләшүләрдән соң Кремльнең тышкы сәясәт киңәшчесе Сергей Приходько “зур тәрәккыять” булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG