Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин ГДРны сагынып искә алуы турында сөйләде


Мәскәү – Русия премьер-министры Владимир Путин элекке Германия демократик республикасын сагынып искә алуын белдерде.

1985-90 елларда Дрезден шәһәрендә КГБ агенты булып эшләгән Путин, Русиянең НТВ телевидениесенә биргән әңгәмәсендә, ул чорны сагынып искә алуы турында сөйләде.

Ләкин берләшкән Германия белән хәзерге элемтәләр “ул сагыну хисләреннән мөһимрәк” диде ул.

Путин бу фикерләре белән Берлин дивары ишелүгә 20 ел тулуга багышланган документ фильмда уртаклашты.
XS
SM
MD
LG