Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 11 миллион кешенең чиста суы юк


Русия вице-премьеры Александр Жуков Мәскәүдә үтә торган "Чиста су" форумында, 11 миллион Русия кешесенең эчәргә яраклы чиста суы юк, дип белдерде.

Аның сүзләренчә, эчәр су белән тәэмин итү дәүләт программасы Русиядә быел кабул ителергә тиеш. Ул шулай ук суны яңача чистарту ысуллары, кулланучыларга китерү юллары турында сүз алып барды.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу, шушы чарада чыгыш ясаганда, дөнья су стандартларын кабул итәргә чакырды.

Форумда барлыгы 45 илдән 800 кеше катнаша
XS
SM
MD
LG