Accessibility links

16 мең АКШ хәрбие Әфганстанга китәчәк


АКШның 16 мең хәрбиенә Әфганстанга китү турында боерык бирелде. АКШ Хәрби көчләре штаблары җитәкчелеренең Берләштергән комитеты башлыгы Майк Маллен, хәрбиләр Әфганстанның Көньягындагы хезмәт итү урыннарына киләсе атнада китә башлаячак, диде.

Барлыгы бу илгә 30 мең АКШ хәрбие җибәрелергә тиеш.

Пәнҗешәмбе көнне Нобель тынычлык бүләген алганда АКШ президенты Барак Обама, гаскәрләрне 2011 елда чыгару планыннан баш тартмаячагы хакында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG