Иран БМОның Иран атом програмына каршы яңа чикләүләре “гаделсез һәм сәяси” чара булачак дип белдерде.
Тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Рамин Меманпараст шулай ук ул чикләүләр “һәртөрле халыкара танылган хокукый кысалардан” читкә чыгачак диде.
Җомга көнне Кушма Штатлар Европа Берлеге җитәкчеләренә кушылып, әгәр дә Иран үзенең атом програмын БМО Иминлек Шурасы һәм Халыкара атом энергия идарәсе таләпләренә яраклаштырмаса, чаралар күрү белән янаган иде.
Аңа кадәр җомга көнне Европа Берлеге җитәкчеләре Иран атом програмы мәсьәләсендә үзенә алган йөкләмәләрне үтәми дип, гыйнвар аенда Европа Берлегенең моңа җавап бирәчәген әйткән иде.