Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малавидәге җир тетрәвендә 300дән артык кеше яраланды


Kөньяк Африка иле Малавидә 6 дәрәҗә зурлыкта булган җир тетрәвендә, соңгы мәгълүматларга караганда 3 кеше һәлак булган. Зилзиләдә шулай ук 300дән арткы кешенең яралануы xабәр ителә.

Илнең төньягындагы Каронга төбәгендәге рәсмиләр, мәктәп белән бергә төбәктәге кайбер биналарның җимерелүен әйтте. Балалар йортының җимерелүе сәбәпле күп санда бала яраланган.

Төбәктә бу ай башыннан бирле еш аралар белән җир тетрәве булып тора.
XS
SM
MD
LG