Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин: Киләсе елда инфляция 7.5 проценттан артмаячак


2010 ел башында Русиядә инфляция гадәттәгечә артып китсә дә, ел дәвамында алдан ниятләнгән 7.5 проценттан артмаячак. Русия финанс министры, премьер-министр урынбасары Алексей Кудрин шулай дип белдерде.

Министр әйтүенчә, инфляциянең кимүе икътисадның көчсезлеге, сатып алучыларның кимүе һәм нефть бәясе төшү сәбәпле читтән акча килүнең кимүе белән бәйле.

Икътисадый үсеш министрлыгы киләсе елда инфляция 6.5-7.5 проценттан артмаячак дип фаразлый.

Бу ел ахырына инфляция 9 процент булыр дип көтелә. Былтыр инфляция 13 проценттан артып киткән иде.
XS
SM
MD
LG