Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия дә Ямәндәге илчелеген япты


Британия дипломатларына эшкә чыкмаска, алдагы күрсәтмәләрне көтергә кушылган. Илнең Тышкы эшләр министрлыгында төгәл сәбәпне атамыйлар.

Элегрәк АКШ та үзенең илчелеген ябып торуы турында игълан итте. АКШ рәсмиләре, Күзләү хезмәтләренең әл-Каидә тарафыннан ил вәкилләренә каршы террор гамәлләренең планлаштырылуы турында белде, дип хәбәр итте.

АКШ президентының дәүләт иминлеге мәсьәләләрен багучы киңәшчесе Джон Бреннан, террор куркынычы турындагы хәбәрләргә җитди карарга тәкъдим итте.

Элегрәк АКШ президенты Барак Обама, Детройтка бара торган очкычта шартлау оештырган Нигерия кешесен Ямәндәге әл-Каидә төркеме әзерләгән булган, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG