Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карачида һәлак булган кешеләр саны 31 җитте


Карачидагы шартлау нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр саны 31 җитте.

Кичә хастаханәләргә салынган 50 яраланган кеше арасыннан 6-сы үлде.

Пакстан хакимиятләре бу шартлауны оештыруда Талибан һәм "әл-Каидә" террорчы хәрәкәтләрне гаепли.

Карачида бүген 14 кеше җирләнгән. Пакстанның иң зур калаларның берсе саналган Карачида, хакимиятләрнең иминлекне тәэмин итә алмавына протест йөзеннән, кибетләр ябылган.
XS
SM
MD
LG