Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада тоткыннар фетнәсе бастырылган


Тикшерү изоляторыда баш күтәрүчеләрне бастыру өчен көч кулланырга туры килде, дип белдерде Уфа прокуроры ярдәмчесе. Тикшерү эше бара.

Уфада тикшерү изоляторында тотылган берничә дистә кеше шимбә көнне баш күтәргән иде. Аеруча авыр һәм авыр җинаятьләр кылуда гаепләнүчеләр бинасында утырган кешеләр урын җирләрен яндырган, тавыш куптарган, изолятор караучыларына мыскыллы сүзләр кычкырган, аларга янаган булган, дип хәбәр ителә.

Тоткыннар изолятор таләпләренә, аерым алганда туганнары китергән әйберләрне тикшерүгә канәгатьсезлек белдергән, дип яза агентлыклар.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең идарәсе мәгълүматларына караганда фетнә күтәрергә теләүчеләр башка тоткыннарны да аларга кушылырга өндәгән, әмма алар баш күтәрүчеләргә теләктәшлек күрсәтмәгән. Бу тикшерү изоляторында 1,8 меңгә якын кеше тотыла, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG