Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран инде "атом-дәүләте"


Ислам инкыйлабына 31 ел тулы уңаеннан чыгыш ясаган Иран президенты, Иранның югары дәрәҗәдә уран җитештерә алучы ил булуын әйтте.

Мәйданнарда җыелган йөз меңләгән халык алдында чыгыш ясаган Мәхмүд Әхмәдиниҗат Иранның уранны 20%ка баета алуына басым ясады.

Көнбатыш илләре Иранның атом тырышлыкларына катгый каршы чыга. Иран исә бу тырышлыкларның тыныч максатларда гына кулланaчагын алга сөрә.

Халыкара җәмәгатьчелек Иранга яңа санкцияләр кертү белән яный.
XS
SM
MD
LG