Канаданың Ванкувер шәһәрендә XXI кышкы Олимпия уеннары ачылды. BC Place стадионында узган ачылу тантанасында 82 илдән 2,5 мең тирәсе атлет катнашты. Чараны барлыгы 60 мең тамашачы күзәтте.
Грузия җыелма такымы тантанага кара тасмалар белән чыкты. Олимпия уеннары башланырга берничә сәгать калганда, әзерлек күнегүләре вакытында Грузия чаначысы Нодар Кумариташвили зур тизлектә төшкәндә чанасыннан егылган һәм баганага бәрелгән. Ул алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә вафат булган. Ачылу тантанасында спортчыны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Кышкы Олимпия уеннары 17 көн барачак, аларда 80 илдән килгән спортчы катнаша. Ике атна буе алар кар һәм боз өстендә спортның 15 төрендә көч сынашачак. Җиңүчеләргә 86 комплект медаль әзерләнгән.
Ванкувер уеннарында Башкортстан белән Татарстаннан да спортчылар катнаша. Башкортстаннан 10, Татарстаннан – 5 спортчы.