Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ванкуверда Казан көне уза


Бүген Ванкуверда “Урыс йортында” узачак Казан көне уңаеннан, республика вәкиллеге берничә чара үткәрәчәк.

Татарстан рәсми вәкиллеге Казанны 2013 елны Универсиада уздыручы шәһәр буларак таныштыруны беренче максат итеп итеп куя. Чарада “Универсиада-2013” дигән видеотасмалар күрсәтеләчәк.

Тәкъдим итүгә Русия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко һәм Русия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк чакырылган.

Шулай ук чара кысаларында матбугат очрашуы да узачак. Анда федераль һәм чит ил матбугат чараларыннан 150 журналист булыр дип көтелә.

Tatarlar.ru хәбәр итүенчә, көн дәвамында анда концерт програмнары каралган. Кунакларны татар милли ашлары белән сыйлыячаклар, шулай ук татар милли көйләренә биюләр дә көтелә.
XS
SM
MD
LG