Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Мәскәүдә Сталин сурәтләрен урнаштыруга каршы чыга


Мәскәү – Русиянең хокук яклаучылары Мәскәү хакимиятләренең Икенче дөнья сугышында җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә Иосиф Сталин сурәте төшерелгән плакатлар урнаштыру ниятенә ризасызлык белдерде.

Мәскәү хакимиятләре бу плакатлар ветераннар үтенече белән урнаштырылачак, дип аңлата.

Мәскәүнең кеше хокуклары бюросы мөдире, Җәмәгать пулаты әгъзасы Александр Брод Сталинны пропагандалау кампаниясен сәяси провакация дип атады.

Сталин сурәте төшерелгән плакатлар Мәскәү бюджеты хисабына апрель аенда урнаштырыла башлаячак.
XS
SM
MD
LG