Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда тирә-юнь мохит саклаучылар пикет үткәрде


Ижау – Якшәмбе көнне Ижауда “Мөстәкыйль гамәл” хәрәкәтенең яшь активистлары Байкал күле тирәлеген һәм Краснодар краендагы Утриш тыюлыгын саклап калырга тырышучыларга теләктәшлек белдереп пикет үткәрде.

Хәбәрчебез әйтүенчә, көн уртасында алар цирк бинасы янында плакатлар күтәргән һәм президент исеменә мөрәҗәгатькә имзалар җыя башлаган.

Бу гамәлне берничә милиция хезмәткәре күзәтеп торган. Берсе фотога төшереп барган.

Хәбәрчебез әйтүенчә, үтеп баручылар имза кую тәкъдименә зур әүземлек күрсәтмәгән.
XS
SM
MD
LG