Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан милициясе башлыгын үтерүдә шиклеләр тотылган


Дагыстан эчке эшләр министры Гаделгәрәй Мөхәммәттаһировны үтерүгә бәйле булуда шикләнелгән 5 кеше кулга алынды.

Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин әйтүенчә, үтерүне оештыруда, аңа ярдам итүдә һәм башкаруда шикләнелүче кешеләр кулга алынган.

Мөхәммәттаһиров былтыр җәй башында Махачкалада йөрәгенә атып үтерелде.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, аңа эчке эшләр министрлыгының махсус бүлекләрендә була торган коралдан атканнар.
XS
SM
MD
LG