Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чилидәге зилзиләдә 300дән артык кеше һәлак булды


Чилидә 8.8 дәрәҗәдә булган җир тетрәвендә үлгәннәр саны 300дән артты. Хөкүмәт афәттән үлгәннәр санының арта баруын белдерә. Зилзилә мәркәзенә иң якын шәһәр - Консепсьон шәһәрендә барган коткару чараларында, 200дән артык кеше яшәгән бер бинаның тар-мар булуы, үлгәннәр санынын арта алачагы турында кисәтелде. Илдә ут һәм элемтә үзелү сәбәпле афәт китергән зыянны чамалау кыен.

Цунами куркынычы

Чилидә 8.8 дәрәҗәдә булган зилзиләдән соң барлыкка килгән цунами илнең көн ягындагы порт шәһәрләренә зур зыян китерде, урманарны су баскан.

Зилзиләнең тәэсере белән 80 сантиметрга күтәрелгә цунами дулкыннары Камчаткага кадәр килеп җитүе хәбәр ителә. Тын океанда цунами куркынычына карата ясалган белдерүләр гамәлдән чыгарылды. Һаваи, Япония һәм Русиягә кадәр җиткән цунами дулкыны зыян китермәде.

Сахалин цунами үзәге Чилидәге зилзиләдән 24 сәгать соң цунами дулкыннарының Камчатка ярым утравына җитүен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG