Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЭТА сугышчыларының югары җитәкчесе Франциядә кулга алынды


Испаниядә Баск төбәгенең бәйсезлеге өчен көрәш биргән ЭТА төркеменең сугышчылардан җаваплы вәкиле, ике төркем вәкиле белән бергә кулга алынган. Европа Берлеге тарафыннан террорчылар исемлегенә алынган ЭТАның сугышчылар башлыгы Ибон Гогеакотсеа Франциянең Нормандия төбәгендә француз һәм испан полициясе уртак алып барган чаралары вакытында кулга алынган.

Испания полициясе 10 көндә ике аерым шәһәрдә алып барган чараларда 4 ЭТА әгъзасын кулга алган иде.

Испания мәгълүмат чаралары белдерүенчә, ЭТА хәрби вәкиле Ибон төркем оештырган террор һөҗүмнәре өчен шартлаткыч, корал һәм машина тәэмин итә булган.
XS
SM
MD
LG