Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта сайлаулар алдыннан 2 интихарчы һөжүм ясады


Бүген Багдадта сайлау урыннары янында булган шартлауларда 7 кеше һәлак булды. Гыйрак полициясе мәгълүматләренә караганда, шушы һөҗүмнәрдә 25 кеше яраланган да.

Гыйракта парламент сайлауларына вакытыннан алды тавыш бирүләр башланды.

Гыйрактагы Берләшкән Милләтләр Оешмасы миссиясе мәгълүмәтләренә караганда, вакытыннан алда 600 мең кеше тавыш бирергә мөмкин.

Башлыча алар барысы да сайлаулар көнендә тәртип тәэмин итүче иминлек хезмәтендә эшләүчеләр.

Гыйракта сайлаулар якшәмбе көнне үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG