Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чилида өч көнлек милли матәм игълан ителгән


Чили хөкүмәте жир тетрәү, диңгез ташкыныннан каза күргән корбаннарның 279 гына рәсми танылган дип белдерде. Элегрәк 802 һәлак булучы турында хәбәр ителгән иде.

Хәкимият мәгълүматләренә караганда, баштарак ул исемлекә үлемнәре рәсми танылмаган, хәбәрсез югалучылар да теркәлгән булган.

Чили прездиенты Мишель Бачелет 7 марттан өч көнгә милли матәм игълан итте.

Ул шулай ук, жир тетрәүдән соң илне торгызыр өчен, халыкара ярдәм булганда да 3-4 ел вакыт кирәк булачак, диде.
XS
SM
MD
LG