Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сәләмәтлек саклау реформасын тагын бер тапкыр тикшерәчәкләр


АКШта шушы көннәрдә расланган сәләмәтлекне саклау системасына реформа ясау канун проекты, яңадан тикшерү өчен Конгрессның вәкилләр пулатына кайтарылырга тиеш.

Андагы кайбер республикан конгрессменнар канун проектындагы ике техник ялгышны төзәтүне таләп итә. Бу нинди дә булса проблема чыгармаска тиеш дип тә әйтелә.

Аннан соң документ Сенат тарафыннан расланып, АКШ президенты Барак Обама тарафыннан имзаланачак.

Демократлар алга сөргән шушы реформаларны республикан оппозициясе катгый тәнкыйтьләп чыкты. Барак Обама бу реформаны үзенең эчке сәясәттәге төп эшләренең берсе дип саный.
XS
SM
MD
LG