Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шахтерлар гаиләләреннән акча таләп итү дәлилләре табылмаган


Генераль прокуратура комиссиясе ире “Распадская” шахтасында һәлак булган ханымнан куркытып акча таләп ителүенә дәлилләр тапмаган. Бу хакта баш прокурор урынбасары Иван Семчишин Кемеровода журналистлар алдында хәбәр итте.

Комиссия тол калган хатын-кызлар белән очрашкан. Аларның берсе дә көч белән акча таләп ителүенә дәлилләр китерә алмаган.

Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев милиция хезмәтенә һәлак булганнар гаиләренең иминлеген арттырырга кушкан иде.

9 майга каршы төндә булган шартлауларда “Распадская” шахтасында 67 кеше һәлак булды. 23 шахтерның язмышы билгесез.
XS
SM
MD
LG