Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә автобус казасында яраланган тагын бер кеше үлде


Төркиянең көньягындагы Анталья шәһәре янында булган автобус казасында үлгәннәрнең саны 16 булды.

Русиянең Южноуральски каласыннан булган 27 яшьлек Наталья Чумак узган төндә казадан соң аңына да килмичә хастаханәдә үлгән. Аның хәле аеруча авыр булган. Табиплар Натальяны башкалар белән Русиягә кайтарырга рөхсәт итмәгән.

Төркия хастаханәләрендә казада каты яраланган тагын 3 кеше калды. Аларның икесе якын көннәрдә чыгарылачак.

25 май Русия туристлары утырган автобус 15 метр биек күпердән елгага төшеп 16 кеше һәлак булды, 21 кеше яраланды. Үлгәннәрнең 3-се Татарстаннан иде.
XS
SM
MD
LG