Маҗарстан премьер-министры итеп Виктор Орбан сайланды. Аның өчен парламентта күпчелектә булган ФИДЕС (Маҗарстан ватанлашлары берлеге) депутатлары – 261 кеше тавыш бирде. Оппозициядәге 107 депутат каршы чыкты.
47 яшьлек Орбан 1998-2002 елларда хөкүмәтне җитәкләде.
Апрель аенда узган сайлауда зур уңышка ирешкән ФИДЕС финанс кризисына килеп җитә язган илдә киләсе 10 ел эчендә бер миллион эш урыны булдырырга, салымнарны һәм бюрократияне киметергә, читтә яшәүче маҗарларга ватандашлык алуны җиңеләйтергә вәгъдә иткән иде.