Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган корылтае Талибан белән татулашу турында киңәшләшә


Кабулда чәршәмбе ачылган Әфганстан халкы корылтае дәвам итә. Анда җыелган 1600-ләп вәкил Талибан җитәкчеләре белән солых төзү-төземәү турында, төзегән очракта кайсылары белән эш итү турында сөйләшә.

Бүген вәкилләр 28 төркемгә бүленеп киңәшләште. Һәрбер төркем президент Хәмит Карзаи хөкүмәтенә Талибан белән ничек татулык урнаштыру турында үз тәкъдимнәрен тапшырачак.

Чәршәмбе корылтай ачылышында хатын-кыз булып пәрәнҗә кигән 3 кеше иминлек сайлаучылар аша үтеп кереп утырышта катнашучыларга һөҗүм итте. Корылтай вәкилләренә зарар булмады, һөҗүм итүчеләр үтерелде.
XS
SM
MD
LG