Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран көнбатыш белән атом сөйләшүләрен кичектерә


Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат, Иранга юнәлдерелгән яңа санкцияләр карарына җавап буларак Көнбатыш белән атом сөйләшүләрен кичектерүне белдерде.

Әхмәдиниҗат Тәһранда матбугат чаралары алдында ясаган чыгышында, атом сөйләшүләрен кичектерү карарының максатын, "Көнбатышка башка илләр белән диалог урнаштыру ысулын өйрәтү" буларак ачыклады.

Әхмәдиниҗат Иранның атом сөйләшүләрен рамазан аеның икенче яртысыннан гына башлый алачагын белдерде.

БМО иминлек шурасы Иранның атом программын туктатмавы аркасында 9 июньдә бу илгә карата яңа санкцияләр кертергә карар кылган иде.

Әхмәдиниҗат шулай бүген АКШ күзләү идарәсе башлыгы Леон Панеттаның Иранга карата сүзләрен кире какты. Панетта Иранның ике атом сугыш коралы ясый алырлык уранга ия булуын белдергән иде.

Русия президенты Дмитрий Медведев CIАнең бу белдерүе "борчу уята" дип әйткән иде.
XS
SM
MD
LG