Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон Польшада саклану калканы килешүенә кул куйды


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Польшада ракета калканы килешүенә кул куйды.

Килешү буенча Польшада АКШ ракета саклану калканы төзеләчәк.

Русия исә АКШ саклану калканының Польшада урнаштырылуына зур ризасызлык белдерә.

Ләкин Клинтон әлеге ракета калканы системасының Русиягә янамавын әйтә.

Краковдагы мәрәсемдә катнашкан Клинтон, "бу килешү Польша һәм анын кебек АКШка беректәш илләрне Иран кебек илләрнең һөҗүменнән саклаячак", дип белдерде.

Клинтон әйтүенчә бу проект бары тик саклану максатында төзелә һәм ул Русия иминлегенә янамый.

Элекке АКШ президенты Джордж Буш хакимияте вакытында Вашингтон белән Польша уртак саклану калканы төзәргә килешкән иде. Бу юлы элекке килешүгә Обама хакимияте үзгәрешләр кертте.

Клинтон сәфәре кысаларында Польшадан соң Кавказ илләре Азәрбайҗан, Әрмәнстан һәм Грузиядә тукталачак.
XS
SM
MD
LG