Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда янә каршылык чыкмас дип әйтүе кыен


Шимбә көнне рәсми мәрәсим белән президентлыкка ант иткән Кыргызстандагы вакытлы хөкүмәт башлыгы Роза Отунбаева, илдә яңадан каршылыклар чыгу куркынычының әле дәвам итүен әйтте.

Кыргызстанның яңа президенты Роза Отунбаева Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуы вакытында, әлегә вәзгыять тыныч булca да алга таба яңа каршылыклар чыгу ихтималы булуын әйтте.

Медведев Отунбаевага мондый очракта Мәскәүнең ярдәм күрсәтәчәген әйтте.

Кыргызстанның көньягында кабынган этник каршылыкларда кимендә 294 кеше һәлак булган иде.

Медведев Отунбаева белән Казакъстан башкаласы Астанада узган төбәк икътисад саммитында очрашты.
XS
SM
MD
LG