Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Грузиянең бөтенлеген яклауны дәвам итә


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон иртә белән Әрмәнстан сәфәрен тәмамлап, Грузиягa килде. Бүген ул анда президент Михаил Саакашвили белән очрашты. Клинтон очрашудан соң ясаган чыгышында, "Вашингтон хакимияте, Грузиянең бербөтенлеген аяусыз яклаячак", дип белдерде.

Клинтон шулай ук Русиянең Абхазия һән Көньяк Осетиядә дәвамлы хәрби базасын төзү тырышлыгының борчу уятуын, Русиянең низаг төбәгендә үз йогынтысын арттыруын кабул итмәячәген әйтте.

АКШ дәүләт башлыгы Кавказ сәфәрен Азәрбайҗаннан башлаган иде. Ул 4 июльдә Бакыда, 5се иртә белән Әрмәнстан башкаласы Ереванда булган иде. Азәрбайҗан-Әрмәнстандагы сөйләшүләр вакытында Клинтон ике ил арасында еллардан бирле дәвам иткән Карабах низагын чишәчәк һәм анда тынычлык урнаштыру тырышлыкларын якларга әзер булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG